Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Карабашта игелекле кичә (+ фотолар)

Карабаш мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсенә чакырылган иде.

Бүләк сыйфатында “үзенчәлекле” балалы әниләр Звегинцевлар гаиләсе көче белән оештырылган “Язгы гөлләр бәйләме” иҗади мастер-классы алды.

Балалар белән эшләү белгече, логопед-дефектолог, Люция Звегинцева мәдәният йортында үткәрелә торган хәйрия чараларында һәрвакыт актив катнаша. Ул майлы буяулар белән рәсем ясау буенча тәҗрибә уртаклашты, яшь рәссамнарга осталык серләрен ачты. Әңгәмә барышында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр һ.б. темаларга да кагылып үтелде. Мастер-класс бик җиңел һәм дустанә атмосферада үтте, “үзенчәлекле” балаларның әниләре үзләренең беренче картиналарын яздылар.

Әниләр буяу пумалалары белән ял иткән арада, балалар да вакытларын файдалы итеп үткәрделәр. “БлагоДарение” хәйрия фонды волонтерлары белән бергә алар аппликация, открыткалар ясадылар, күңелле балалар җырларын тыңладылар.

Чара ахырында барысы да бәйрәм табынына чакырылды. Мастер-класста катнашучылар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар, чараны оештыручыларга һәм спонсорларына рәхмәтләрен җиткерделәр, киләчәктә дә иҗади кичәләрдә катнашырга теләк белдерделәр. Чөнки мондый арт-терапия һәркем өчен бик файдалы, бу – сәнгатькә тартылу да, яшәү өчен көч туплау да, чын күңелдән ял итү дә.

 

Юлия Төхбәтуллина,

Карабаш бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса