Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Карабаш мәктәбеннән – Бөгелмә архитекторына

Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Артем Цокур бары тик җанлы сөйләшүләр, җитди бәхәсләр тынып тормаганда гына шәһәр яшәячәк дип саный.

Бөгелмәнең баш архитекторы тормышын һөнәреннән башка күз алдына китерә алмый. Ике ел дәүләт хезмәтендә булу дәверендә ул үз исемен шәһәр тарихына матур итеп язарга өлгерде инде.

 

Гомерлек “чир”

“Әгәр тирә-юнегездә корылмалар һәм төзелеш линияләрен күрә башлагансыз икән, котлыйм, сез архитектор булып җитлектегез”, – халык телендәге бу шаярту әлеге һөнәр ияләре турында бик күпне сөйли. Чыннан да, алар һәр нәрсәдә архитектура күрергә өйрәнгән һәм бу “чир” андыйларга гомерлеккә ябышкан дигән сүз.   

Әлеге “чир”нең беренче билгеләрен Артем Цокур яшүсмер вакытта ук тоя башлый. Матурлыкка омтылуы шулкадәр көчле була ки, яшь рәссам Карабаштан атнага берничә тапкыр Бөгелмәнең сәнгать мәктәбенә килеп йөри. 

Бишенче сыйныфтан башлап, бистәбездән шәһәргә юл уңаеннан баручы машиналарга утырып килә идем, – дип искә ала ул. – Рәсем ясауны һөнәри дәрәҗәдә үзләштерергә теләвемне әти-әнием дә хуплый  иде. Әтием кайчандыр үзе дә архитектор булырга хыялланган, тик, төрле сәбәпләр аркасында, аңа башка һөнәр үзләштерергә туры килгән. Аның хыялын мин тормышка ашырдым. Татар-төрек лицеен тәмамлагач, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга кердем. Башта бакалавр дәрәҗәсе алдым, аннары магистратурада укыдым, хәзер – аспирантурада. Кандидатлык диссертациям әзер. Беренче курстан ук Мәскәүдәге проект оешмаларында, ә тагын Наталья Фишман командасында эшләдем. Минем һөнәр ияләре беркайчан да эшсез калмаячак дип саныйм. Бөгелмәгә мин аңлы рәвештә, хатыным Алия белән киңәшеп кайттым. Ул да архитектор. Беренче эш итеп, биредә яшь архитекторлар мәктәбе ачып җибәрдек.   

Продолжение статьи Натальи Быстровой можно прочитать в "Бугульминской газете" № 38 от 1 октября 2021 г.

Фото из личного архива Артема Цокура

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса