Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Карабаш башлыгына 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итү көнендә “ТАССРның 100 еллыгы" медале тапшырылды.

Бүген шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе башлыгы, район Советы депутаты, Бөгелмә муниципаль районы Советының Законлылык, хокук тәртибе, депутат этикасы һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясе әгъзасы Марат Тәлгать улы Минхәйдәров 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Марат Минхәйдәров инде алты ел Бөгелмә муниципаль районының зурлыгы һәм саны буенча икенче торак пункты – шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе җитәкли. Аның җирле үзидарәдә эшләү стажы ун елдан артык.

Башлык булып эшләгән чорда бистәгә 800 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән, шул исәптән – федераль һәм республика программалары буенча да. Аның фикеренчә, эшнең төп максаты – муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче барлык халыкның иминлеген тәэмин итү, бу юнәлештә уңайлы мөмкинлекләрне арттыру.

Марат Тәлгать улы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте белән җирле үзидарә системасын үстерүгә һәм ныгытуга үз өлешен кертте. Моның өчен бүген «ТАССРның 100 еллыгы» медале һәм Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтовның котлауларына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса