Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кар яву сәбәпле Истанбулда мәчет ишелгән — һәлак булучылар бар (+ВИДЕО)

Һәлакәт вакытында мәчеттә җеназа укыла торган булган. Аномаль кар яву нәтиҗәсендә, Истанбулның Атакёй районы тирәсендәге мәчетнең түшәме ишелгән. Бу хакта dailysabah.com басмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, мәчеттә җеназа укыла торган булган. Мәчетнең түшәме бу көннәрдә күпләп яуган карны күтәрә алмау сәбәпле, ишелеп төшкән. Нәтиҗәдә, кимендә 1...

Һәлакәт вакытында мәчеттә җеназа укыла торган булган.

Аномаль кар яву нәтиҗәсендә, Истанбулның Атакёй районы тирәсендәге мәчетнең түшәме ишелгән. Бу хакта dailysabah.com басмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, мәчеттә җеназа укыла торган булган. Мәчетнең түшәме бу көннәрдә күпләп яуган карны күтәрә алмау сәбәпле, ишелеп төшкән. Нәтиҗәдә, кимендә 1 кеше һәлак булган, дистәгә якыны җәрәхәтләнгән.

Сүз уңаеннан, Төркиядә узган атнада ява башланган кар әле дә туктамый. Кайбер районнарда аның биеклеге 130 см-га җиткән. Истанбул аэропортларында 1,5 меңнән артык рейслар кичектерелгән.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса