Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кар көртләре һәм яз

Яз көне су басу зонасына Бөгелмә районының өч торак пункты эләгергә мөмкин.

Кыш дәвамында явым-төшем 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5–2 тапкыр күбрәк яуды. Кар катламының биеклеге 60–150 сантиметр тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Гид-рометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, март аенда һава торышы салкын һәм явым-төшемсез булачак. Синоптиклар көчле җил һәм бураннар булуын искәртә.

– Яз, ташу китү вакытында, табигать көтелмәгән хәлләр китерергә мөмкин, – дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә муниципаль районы буенча идарәсе башлыгы Сергей Шаламов. – Туфракның туңу дәрәҗәсе 25–30 сантиметр тәшкил итә, 2021 елның аномаль эссе җәе аркасында ул дым җыя алмаган. Алдан фаразлау буенча, күпчелек суның туфракка сеңүе, һәм парга әйләнүе көтелә.

Апрельнең беренче яртысында тәүлекнең уртача температурасы кискен артуы нәтиҗәсендә кыш дәверендә яуган мул явым-төшем Бөгелмә районында ташулар китереп чыгарырга мөмкин. Зәй һәм Дим елгаларының табигый күтәрелүе аркасында алар янында урнашкан торак пунктларда су басуы фаразлана. Якынча мәгълүматларга караганда, Бөгелмә районының өч авыл җирлеге куркыныч астында калырга мөмкин: Карабаш бистәсенең түбән өлеше, Татар Димскәе һәм Суык-Чишмә авылы. Башка территорияләрне, шул исәптән Бөгелмәне дә су басу мөмкинлеге юк түгел.

– Дим елгасында даими гидрологик пост эшли, ул мәгълү-матларны автоматик рәвештә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә тапшыра. Март аеннан Зәй елгасында вакытлы күзәтү посты ачылачак, аннан мәгълүмат көнгә ике тапкыр бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә тапшырылачак, – дип сөйли Сергей Шаламов.

“Ташу-2022” оператив планы нигезендә Бөгелмә районы көчләрен һәм чараларын координацияләү буенча оператив штаб һәм язгы ташуга каршы чаралар үткәрүне контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелде. Аның эченә җирле үзидарә органнарында һәм көч структураларында хезмәт итүче вазыйфаи затлар керде.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, халыкны туганнарына һәм күршеләренә күчерү каралган. Шулай ук, кирәк булганда, Карабаш 1нче мәктәбендә һәм Татар Димскәе мәдәният йортында вакытлыча урнаштыру өчен ике пункт булдырылачак. Халыкка тиз арада хәбәр итү өчен сирена, сөйләм җайланмаларыннан файдалану планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса