Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Капиталь ремонт, ФАПлар һәм юллар: Татарстанда 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар

Барлык чараларны гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд. сум үзләштерелгән.

2020 елда Татарстан Республикасы 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль (төбәк) проектны гамәлгә ашыруда катнашкан.

2020 елда республика территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә:

  • 97 урынлы психоневрология интернатының (Арча муниципаль районы, Яңа Чүриле авылы) торак корпусы файдалануга тапшырылган;
  • республика муниципаль районнарында ГТО нормативларын тапшыру өчен 9 мәйданчык махсус җиһазлар белән җиһазландырылган һәм республиканың муниципаль районнарының гомуми белем бирү мәктәпләрендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен 6 спорт залы ремонтланган;
  • 9 спорт объекты төзелгән (Яр Чаллы шәһәрендә боз сарае һәм ябык йөзү бассейны , Түбән Кама шәһәрендә 4 футбол кыры, күнекмәләр өчен  футбол манежы, Васильво шәһәр тибындагы бистәсендә универсаль спорт залы һәм Казан шәһәренең «Тасма» стадионында җиңел атлетика буенча йөгерү юллары);
  • 4 гомуми белем бирү мәктәбе («Усадьба Царево» һәм «Салават күпере» торак комплексларында, шулай ук Казан шәһәренең Н.Җиһанов һәм Бондаренко урамы буенча) һәм 12 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелгән, 1 гомуми белем бирү мәктәбе төзелә башлаган (Казан шәһәренең Н. Ершов урамындагы «Арт Сити» торак комплексында, 2021 елда тапшыру планлаштырыла);
  • 7 ФАП төзелгән, Казан шәһәрендә Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзелә башлаган, 31 балалар поликлиникасында балаларның уңайлы булуын тәэмин итә торган эчке киңлекләрнең оештыру-планлаштыру чишелешләре булдырылган;
  • шәһәр мохитенең 51 объекты төзекләндерелгән;
  • 268,4 км юл норматив хәлгә китерелгән;
  • 12 чистарту корылмасы һәм яңгыр сулары канализацияләре төзелгән һәм реконструкцияләнгән, нефть белән пычранган җирләр рекультивацияләнгән (Шәмәрдән авылы) һәм санкцияләнмәгән 2 чүплек бетерелә башлаган (Прости авылында һәм Минзәлә шәһәрендә);
  • Яр Чаллы шәһәрендә 8 авыл мәдәният йорты төзелгән һәм курчак театрына капиталь ремонт ясалган;
  • гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен 94 фатир сатып алынган;
  • Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәге һәм 2 Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәге капиталь ремонтланган (Казан шәһәре);

Шулай ук 2020 елда җиһазлар сатып алынган һәм республика учреждениеләре һәм оешмаларының матди-техник базасы яхшыртылган, социаль түләүләр һәм ярдәм күрсәтү, гражданнарны укыту буенча чаралар гамәлгә ашырылган.

Әлеге чараларны гамәлгә ашыру өчен 31,4 млрд. сум каралган, 22,8 млрд.сум – федераль бюджеттан, 8,6 млрд.сум – республика бюджетыннан (30,7 млрд. сум үзләштерелгән, 22,3 млрд. сум – федераль бюджеттан, 8,4 млрд. сум – республика бюджетыннан).

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру халыкны саклап калуга, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге, талантларга үз урынын табуга булышу һәм аларны үстерүгә, тормыш өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыруга, лаеклы, нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык, цифрлы трансформация булдыруга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса