Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Камил Сәмигуллин Рамазан ае тәмамлану уңаеннан йөгерешкә кушыла

Йөгерештә барлыгы 200гә якын кеше катнашырга теләк белдергән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае тәмамлануга багышланган Alga trail күмәк йөгерүгә кушылачак.

Иртәгә, 22 майда, Казанның Аккош күле янында йөгереш узачак. Мөфти һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы секретаре Рөстәм хәзрәт Нургалиев бер дистанциягә йөгерәчәк. Бу турыда республика мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йөгерештә барлыгы 200гә якын кеше катнашырга теләк белдергән. Алар арасында Татарстанның төрле мөхтәсибәтләреннән һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән кунаклар да булачак.

Ярышта биш яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге барлык теләгән кеше катнаша ала. Анда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 10 һәм 5 чакрым, 9 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен 2 чакрым, биш яшьтән сигез яшькә кадәрге иң яшь йөгерешчеләр өчен 500 метр дистанция каралган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Теркәлү шимбә, 8.45 сәгатьтә тәмамланачак, ә йөгереш 9.00 сәгатьтә башлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса