Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Камил Исхаков Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләнде

Камил Исхаков Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләнде. Бу хакта тиешле карарны Рөстәм Миңнеханов имзалады. Камил Исхаков Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Татарстан Президенты "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу турында"гы УП-1066 номерлы Указга 2015 елның 4 ноябрендә кул куйган иде. Мәгълүм булганча,...

Камил Исхаков Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Бу хакта тиешле карарны Рөстәм Миңнеханов имзалады. Камил Исхаков Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Татарстан Президенты "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу турында"гы УП-1066 номерлы Указга 2015 елның 4 ноябрендә кул куйган иде.

Мәгълүм булганча, Камил Исхаков 1989-2005 елларда Казан шәһәре башлыгы булып эшләде. Аннан соң 2007 елга кадәр Россия Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы вәкаләтле вәкиле булып, 2008 елда - Россиянең Ерак Көнчыгыш һәм Байкал аръягы буенча төбәк үсеш миинистры урынбасары булып эшләде.

2008-2011 елларда Җиддәдә "Ислам конференциясе" оешмасында Россиянең даими вәкиле (2011 елдан соң - Ислам хезмәттәшлек оешмасы) булып хезмәт итте.
Камил Исхаков Казанның мөселман җәмәгатьчелеге тормышында актив катнаша, "Казан нуры" мәчете мәхәлләсе советы рәисе булып тора.

http://tatar-inform.tatar/

 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса