Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«КАМАЗ-мастер» командасы — илкүләм байлык

Чаллыда «Дакар-2020» триумфаторларын каршы алдылар

«Алар Россиянең техник көчен 17нче тапкыр күрсәтте, чакыруны кабул иттеләр һәм лаеклы җиңү яуладылар», — диде очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.

Кичә Бигеш аэропортында «Дакар-2020» халыкара ралли-рейдыннан әйләнеп кайткан «КАМАЗ-мастер» командасының тантаналы очрашуы узды. Дәрәҗәле ярышларда җиңүчеләрне «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар каршы алды.

Согуд Гарәбстаны узышлары триумфаторларын сәламләп, Әлфия Когогина: «Сез инде менә 17нче тапкыр трассада безнең спортчыларга һәм машиналарыбызга тиңнәр булмавын раслыйсыз. Без Россиянең техник көче, узышчыларыбызның батырлыгы белән горурланабыз һәм сезгә тагын да зур спорт җиңүләре телибез!», - диде.

Автошәһәр башлыгы Наил Мәһдиев «КАМАЗ-мастер» командасын — илкүләм байлык, ә спортчыларны - «Татарстан җиренең баһадирлары» дип атады.

Сергей Когогин Россия Президенты Владимир Путинның завод командасының, асылда, дөньяның иң дәрәҗәле ярышларында Россия җыелма командасына әверелүе турында әйткән сүзләрен искә төшерде. «Бу, чыннан да, гаҗәеп күренеш, аның аналогын безнең илдә табу кыен», — дип билгеләп үтте автогигант җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса