Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Камал театрында Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсе бара

Аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырдылар.

Камал театрында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан халык депутаты Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе бара.

Рәсми котлаулар өчен сәхнәгә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күтәрелде. «Ркаил белән утырып сөйләшү үзе бер бәхет. Аның дәүләт советына сайлануы зур дәрәҗә. Аңа халык та ышана», — диде ул Ркаил Зәйдулланы котлап.

Фәрит Мөхәммәтшин Ркаил Зәйдулланың Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлангач үз алдына Берлек дәрәҗәсен күтәрү максаты куюын ассызыклады.

Ул аңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлау хатын, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырды.

Ркаил Зәйдулланы ТР Премьер министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев котлады. «Бөтендөнья татар конгрессы Ркаил Зәйдулланың юбилеен уздыруга чират көтә», — диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса