Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Каен тузыннан тырыс

Каен тузыннан ясалган уңайлы әсбаплар каенның үзлекләрен, сыйфатларын саклый

Каен тузы – борын заманнан ук әби-бабаларыбыз төрле көнкүреш әсбаплары ясаган уникаль табигый материал. Әле фәнни-техник тәрәккыяткә (прогресска) кадәр үк, туздан башка борынгы славян халкының көнкүрешен күз алдына да китереп булмаган. Туз булса, димәк кием дә, уенчыклар да, аш-су кирәк-ярагы да, өй җиһазлары да була дигән сүз. Шуңа да каен урманнары янында урнашкан кешеләргә җиңелрәк яшәлгән. Тузда йоклаганнар, тузны кигән-нәр, туздан өйләр салганнар, туздан көймәләр ясаганнар.

Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда туздан ясалган әйберләр – тырыслар (русча: туесок, бурак яки поставок) кадерләп саклана. “Туес” сүзенең төгәл тәрҗемәсе – “туздан ясалган тартма”. Галим-нәр исәпләвенчә, әлеге сүз төнь-як рус сөйләменнән килгән, ә анда – коми теленнән. Коми телендә исә “той” – каен тузы дигәнне аңлаткан. Хәзерге коми телендә ул сүз кулланылмый, әмма тамырдаш “туйис” сүзе сакланган. 

Гадәти тырыс – каен тузыннан ясалган, агач төпле, тыгыз капкачлы, цилиндр яки овал формасындагы зур булмаган тартма. Ул термосны хәтерләтә, чөнки эчке һәм тышкы катламнары арасында изоляцияләнгән һава катламы бар. Эчке дивары сыек-лыкны үткәрми. Тышкысы – матурлык өчен, аны әле “күлмәге” дип тә йөртәләр. “Күлмәген” ачык төстәге матур буяу яки кисеп эшләнгән челтәрле бизәк белән, шулай ук чокып та бизиләр, кайчагында каен тузыннан тасмалар кушып үргәннәр. Туз тырыслар кадаксыз, җилемсез һәм башка беркетү чараларыннан башка ясала. Кырыйлары тышлыклары арасына нарат тамыры кертеп ныгытыла.

Тырыслар төрле: зурлар һәм бәләкәйләр, бик кечкенәләр, биекләр һәм тәбәнәгрәкләр – аларның һәркайсының үз вазыйфасы бар. Тоз саклый торган савытларга аеруча саклык белән караганнар. Ул дым яратмый – шунда ук юешләнә, ә аннан соң, әгәр дә кипсә, ватып булмаслык ташка әверелә. Каен тузыннан ясалган тырыс гаҗәп үзлеккә ия – ул дым керүдән саклаган. Аларда ак май, эремчек, каймак һәм сөт саклаганнар. Май, сөт, эремчек  бу савытта ачымаган, каймак озаграк сакланган, ә тозлы гөмбә-кыярлар аерым тәмгә ия булганнар. Бу бик тиз бозыла торган, әмма һәр гаиләдә алыштыргысыз азыклар тырысларда ышанычлы сакланган. Аларга шулай ук бал, көнбагыш, киндер, җитен мае салганнар. Каен тузыннан ясалган савыттан су һәм куас та эчкәннәр. Осталар савыт төпләрен шул хәтле төгәл һәм әйбәт тоташтыру сәбәпле, бер тамчы да агып чыга алмаган.

Тырыслар эссе көнне суны, куасны һәм башка суык эчем-лекләрне салкын килеш, ә кайнар эчемлекләрне, киресенчә, җылы тоталар. Эш каен тузының бактерицид үзенчәлегендә. Каен агачының, суга төшсә дә, озак вакыт бозылмавын кешеләр инде күптән искәргәннәр. Эчендәге агачы  тизрәк черегән. Каен кабыгы бик күп катлы, шуңа күрә герметик сыйфатларга ия.

Туздан ясалган туес-тырыслар белән урманга җиләккә йөргәннәр. Урманга күбрәк бала-чагалар барган – өлкәннәрнең җәй көне башка эшләре дә җитәрлек булган. Алар өчен зур булмаган уңайлы саплы савытлар ясалган. Аңа салгач, мүк җиләген базда кыш буе шикәрсез саклап булган.

Ничек кулланылуына карап, тырысларны ике төргә бүлеп була: сыекчалар һәм коры әйберләр саклау өчен. Сыекчаларныкын ясарга туз каеннан кисмичә, бөтен килеш салдырылган. Коры әйберләр өчен – катламлы туздан ясаганнар. Тырыслар кыяфәтләре белән дә төрле була: түгәрәк, овалсыман, шакмак-лы, өчпочмак формасында һ.б. Шулай ук алар буялган, басым астында уелган, шулай ук кисеп, яртылаш кына кисеп төшерелгән бизәкле була, кайберләрен табигый килеш тә калдырганнар.

Элеккеге гасырларда тимер һәм пыяла савытлар бик сирәк һәм кыйммәт булган, ә каен тузы – кул астында, җиңел та-была торган нәрсә. Шуңа күрә каен тузыннан савытларны Рә-сәйнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Бөгелмә өязендә дә күп ясаганнар.

Гүзәл Андреева, музей белгече

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса