Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кадет-интернат мәктәбенең укучылары өчен китапның барлыкка килү тарихына багышлап, ачык дәрес уздырдылар

Күп гасырларга сузылган китап тарихын балалар презентация ярдәмендә өйрәнде.

Кадет-интернат мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә белгечләре, китапның барлыкка килү тарихына багышлап, ачык дәрес уздырдылар.

Күп гасырларга сузылган китап тарихын балалар презентация ярдәмендә  өйрәнде. Алар беренче язмаларның таш кыяларда чокылганын белделәр һәм заман шартларында китап бастыру процессын күрделәр. Владислав Смаль һәм Гадел Игбаев яшьтәшләренә Иоган Гутенберг һәм ул уйлап тапкан басма станогы турында мәгълүмат җиткерде. Бу җиһазның китап җитештерү процессын күп тапкыр тизләтүе турында сөйләделәр. Ә Кирилл Кузнецов һәм Кирилл Салун китап басучы Иван Федоров турында хәбәр әзерләделәр.

Чара ахырында китапханә белгечләре балаларга “Китап – белем чишмәсе” дигән мәгълүмати буклетлар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.

Светлана Клецова, баш китапханәче

Автора фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса