Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Изге теләкләр тормышка ашсын!

Катлаулы һәм тынгысыз заманда Җир шарында яшәүче һәр кешенең хыяллары бар.

Алар шундый төрле һәм һәркем өчен мөһим. Ләкин барлык хыяллар да тормышка ашмый. Үзәк китапханә моның киресен дәлилләде.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында “Изге теләкләр тормышка ашсын” дигән психологик акция оештырылды. Аның  максаты – китап укучылар өчен могҗизалы атмосфера тудыру. Теләкне уйлагач, аны кәгазь битенә язып куярга кирәк. Ә язып куйган уйны баш мие чынлап торып кабул итә. Халыкта да шундый әйтем бар бит әле: “Каләм белән язганны балта белән кисеп булмый”.  

Әлеге акция укучыларга, китапханә хезмәткәренә үз хыялларына ышанырга   мөмкинлек бирде. Алар теләкләрен язып, махсус плакатта урнаштырды. Сез дә килегез! Хыялларыгызны языгыз! Ул ниятләрегез тормышка ашсын!

Галина Мөхетдинова, үзәк китапханәнең “Ышаныч” психология үзәге психологы 

Фото: Светлана Клецова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса