Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Изге Рамазан аен озату

2015 елның 17 юлендә Татарстан Республикасындагы 1400 мәчеттә, Ураза бәйрәменә багышлап, тантаналы чаралар уздырылды, аларда 130 меңнән артык кеше катнашты. Бөгелмә үзәк мәчетендә Ураза гаете көнне бәйрәм намазы алдыннан җирле муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров чыгыш ясады. Ул мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану белән тәбрикләп, бөгелмәләргә барлык эшчәнлекләрендә...

2015 елның 17 юлендә Татарстан Республикасындагы 1400 мәчеттә, Ураза бәйрәменә багышлап, тантаналы чаралар уздырылды, аларда 130 меңнән артык кеше катнашты.

Бөгелмә үзәк мәчетендә Ураза гаете көнне бәйрәм намазы алдыннан җирле муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров чыгыш ясады. Ул мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану белән тәбрикләп, бөгелмәләргә барлык эшчәнлекләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде. Бәйрәм намазыннан соң (аны мөхтәсиб урынбасары Рамил хәзрәт Хөснетдинов башкарды) мәчеткә килгән кунаклар тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйландылар.

Ә мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге тарафыннан балалар өчен махсус күңел ачу программасы эшләнгән иде. Балалар викторина сорауларына җавап эзләделәр, батутта сикерделәр, сабын куыклары очырганны карадылар. Аннары аларның һәрберсенә татлы күчтәнәчләр бирелде. Чара ахырында балалар һәм аларның әти-әниләре бергәләшеп күккә шарлар очырдылар.

Бәйрәмннән соң балалар "Мадагаскар" күңел ачу үзәгенә юнәлделәр. Биредә аларга берничә сәгать дәвамында уен бүлмәсе-лабиринтта булу мөмкинлеге тудырылган иде.

Рәфис хәзрәт СӘЙФУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса