Изһар дәвамчылары
Татар Мәдәният үзәгендә “Изһар” халык театры каршында “ТУЛПАР” яшьләр түгәрәге эшләп килә.
Театр сәнгатен сөюче укучы балалар “артист”лык һөнәренә өйрәнергә инде дистә елга якын йөриләр. Әйтергә кирәк, 2нче мәктәп укучылары (6–8нче сыйныфлар) бигрәк тә яратып киләләр театр түгәрәге-нә. Биредә алар сәхнә теленә, сәхнә хәрәкәтенә өйрәнәләр, грим дәресләре алалар. Тавыш кую өстендә дә эшлиләр.
Бигрәк тә балаларга татар халкының милли уенннары ошый: “Без, без, без идек”, “Йөзек салу”, “Җебегән” уеннарын рәхәтләнеп, яратып уйныйлар алар.
Түгәрәккә рус телле балалар да бик теләп йөриләр. Татарча шигырьләр, әйтемнәр, рольләр өйрәнәләр.
Яңа елга яшь артистлар бәйрәм программасы әзер-ләделәр. Яшел чыршы янында соңгы әзерлек мизгеллә-ре бара.
Яңа ел – хәере, бәхет куа-нычы белән килсен берүк!
Флюра Шәрипова, яшьләр театры җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа