Июль аеның беренче көннәрендә Татарстан «Кыр көне-2020" күргәзмәсен уздырачак.
Чара Лаеш районында, Олы Кабан авылы янында, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле барлык эпидемиологик нормаларны үтәгән шартларда узачак.
Күргәзмәнең максаты – фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгыту; җиһазлар әзерләп тәэмин итүчеләр елән продукция җитештерүчеләр арасында элемтәләр урнаштыру.
Әзерлек аны үткәрүгә бер ел алдан ук көзге культуралар, ә аннан соң сабан культуралары чәчүдән башланды. Хәзер тәҗрибә кырларындагы чәчүлекләр яхшы хәлдә һәм тиздән авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән танышырга мөмкин булачак. Моннан тыш, катнашучыларның презентацияләре һәм мастер-класслар планлаштырылган.
Күргәзмәдә шулай ук “Игенчелек”, “АПКны инженер-техник тәэмин итү”, “Терлекчелек”, “Мелиорация”, “Хуҗалык итүнең кече формалары” һәм “АПКны цифрлаштыру” бүлекләрендәге алдынгы казанышлар тәкъдим ителәчәк.
Катнашу мәсьәләләре буенча 8 (843) 221-77-95 телефоны буенча, expo.racin@tatar.ru аша консультация алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа