Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иван Ургант «Зенит» футболчыларына татар милли киемен киендергән

Санкт-Петербург командасы Казанга «Рубин» белән матчка килде. Алар формаларын алып килергә оныткан иде.

Беренче канал алып баручысы Иван Ургант «Зенит» футбол клубының Казанда узган матчка форма алып килергә онытуы турында шаяртты. Ул спортчыларга татар милли киемен киендерергә тәкъдим итте. 

Футболчыларны татарча киендерү хакында видео «Вечерний Ургант»ның YouTube-каналында чыкты.

«Форма килеп өлгермәгән очракта уенның ничек узасы сурәтләнгән фотография бар бездә: Татарстанда „Зенит“ уенчылары өчен нәрсә дә булса таба алырлар иде», - диелгән сурәт янындагы язмада.

Фотода «Рубин»ның элеккеге форварды Сердар Азмун һәм «Зенит» һөҗүмчесе Артем Дзюба милли киемдә сурәтләнгән.

Әлеге вакыйга турында сюжет видеода 7.10 минутта башлана.
Исегезгә төшерәбез, «Рубин» - «Зенит» матчы 8 март көнне Казанда «Ак Барс Арена» стадионында узды һәм хуҗалар файдасына 2:1 исәбендә җиңү белән тәмамланды. 
Санкт-Петербург командасы Казанга килгәндә, формаларын алырга оныткан иде. Аннары «Зенит» формасын аерым самолет белән китерткәннәр. 

Чыганак: «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса