Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иҗтиһат җимешләре

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсенең күмәк мәгүлүмат чаралары арасында ел саен уздыра торган традицион "Ышаныч һәм иминлек" бәйге нәтиҗәләре буенча "Бөгелмә авазы" газетасы махсус бүләккә лаек булды.

Быел унберенче тапкыр үткән мәртәбәле бу конкурста республикабызның үзәк һәм район газеталары, телевидение һәм башка күмәк мәгълүмат чаралары катнаша. Юлларда иминлекне тәэмин итү һәм кеше гомерен, сәламәтлеген саклап калу хакына ел дәвамында газетабыз битләрендә Юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген пропагандалап, юлга чыккан кешенең исән-сау кире кайтып керүе күп яклап үзенә - аның хәрәкәт тәртибен ни дәрәҗәдә саклавына бәйле икәнлеген һәрдаим искә төшереп, гыйбрәтле мисаллар белән дәлилләп бирә барган язмаларыбызны мәртәбәле жюри югары бәяләгән: әлеге теманы яктыртучы һәм нәтиҗәле эшләүче "Иң яхшы район һәм шәһәр газетасы" дигән номинациядә без - җиңүчеләр сафында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6