Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Истәлек тәрәзәсе”

9 май – илебезнең һәр кешесе өчен изге бәйрәм, һәм без, тәрбиячеләр, Җиңү турындагы истәлекләрне ки-ләчәк буынга тапшырырга бурычлы.

2нче “Батыр” балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә, совет чорында яшәгән кешеләренең батырлыгы турында әңгәмәләр, балаларның ата-аналар белән берлектә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе оештырдык.

Май аеның кояшлы иртәсендә төр-кемебездә тәрбияләнүчеләр, аларның ата-аналары, тәрбиячеләр бергәләшеп, балалар бакчабызда инде берничә дистә ел дәверендә матур йолага әверелгән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр бәйләмнәре салуга бардык.

Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең атмосферасын булдыру, яшь буынга аның гореф -гадәтләрен тапшыру, 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, һәлак булган ветераннарны искә алу максаты белән тәрбияләнүчеләребез, кечкенә генә булсалар да, “Җиңү тәрәзәләре” Бөтенроссия патриотик акциясендә дә катнаштылар.

Акция кысаларында төркемебезнең тәрәзәләрен  Бөек Җиңү  символлары белән бизәдек, һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызның “Истәлек тәрәзәсе” ясадык. Тәрәзәләрне бизәү өчен “георгий тасмалары”, кызыл йолдызлар, кәгазь күгәрченнәр һәм торналар кулланылды.

Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җире-безгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, апа-сеңелләребез, хатын-кызларыбыз беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса