Исәп алу – 2016: 1 июльдә саный башлыйлар
2005 елның 21 июлендә чыккан 108 нче санлы "О Всероссийской сельскохозяйственной переписи" Федераль Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 10 апрелендә чыгарган "Об организации Всероссий ской сельскохозяйственной перепеси 2016 года" карары нигезендә, 2016 елның 1 июленнән башлап, 16 августка кадәр Россиядә авыл хуҗалыгында исәп алу чарасы узачак. Югарыда күрсәтелгән...
2005 елның 21 июлендә чыккан 108 нче санлы "О Всероссийской сельскохозяйственной переписи" Федераль Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 10 апрелендә чыгарган "Об организации Всероссий ской сельскохозяйственной перепеси 2016 года" карары нигезендә, 2016 елның 1 июленнән башлап, 16 августка кадәр Россиядә авыл хуҗалыгында исәп алу чарасы узачак.
Югарыда күрсәтелгән Закон буенча авыл хуҗалыгы объектлары турында перепись кәгазьләрендә язылган мәгълүматлар конфиденциаль була, аларны киң тарату рөхсәт ителми һәм алар бары тик исәп алуны үткәрү нәтиҗәләрен йомгаклау, тулаем җыелма мәгълүмат алу өчен генә файдаланылачак.
Перепись кампаниясе вакытында исәп алу кәгазендә язылган катлаулы булмаган берничә сорауга җавап бирү сорала. Аларның берничәсенә алдан әзер булу кирәк. Атап әйткәндә:
- җир кишәрлегенең гомуми мәйданы (хуҗалык яны участогы, кыр участогы, җир өлешләре);
- авыл хуҗалыгы культураларының төрләре буенча чәчү мәйданы;
- җимеш агачлары, куакларының саны, җиләклек, виноград кыры һәм башка күпьеллык культуралар утыртылган мәйдан;
- терлекләрнең, кош-кортның, йорт куяннарының, мехлы җәнлекләрнең, умарталарның саны.
"Татарстанстат" авыл хуҗалыгы исәбен алу матбугат үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа