Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз

Украинага махсус хәрби операция зонасына – “Алга” һәм “Тимер” батальоннарда контракт буенча хәрби хезмәт үтү өчен сайлап алынган егетләрне озаттылар.

17 бөгелмәле Украинада махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдерде. Бу сафларны 24тән 47 яшькә кадәрге ир-атлар тулыландырдылар. Иреклеләр арасында элек Төньяк Кавказда һәм Сириядә контракт буенча хезмәт иткән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да бар.

– Батальоннар бары тик безнең якташларыбыз тарафыннан Киев режимы ягыннан геноцидка дучар ителгән Донбасс халкын яклау буенча махсус сугышчан бурычларны үтәү өчен туплана,– дип аңлата Бөгелмә һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов.

Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан акчалата бүләктән тыш, Татарстан батальоннарында контракт буенча хәрби хезмәт үтүче затларга социаль ярдәм сыйфатында, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган 260 мең сум күләмендә акчалата түләү билгеләнгән.

Рафаэль Шамиль улы билгеләп үткәнчә, хәзер бөтен җәмгыятьне берләштерү бик мөһим, ә махсус хәрби операциядә катнашкан һәркем якыннарының һәм туганнарының чын сакчысы һәм горурлыгы булып тора.

Ай дәвамында хәрби полигонда егетләр хәрби җайга салыну эшләрен узачаклар, ату эшендә күнекмәләр туплаячаклар, шулай ук яңа техникаларны өйрәнәчәкләр. Шуннан соң гына аларны хәрби хәрәкәтләр зонасына озатачаклар.

Хәрби Егор Крохин китү алдыннан үз хис-тойгылары белән уртаклашты:

 – Минем бурыч – Донбассның гади халкына ярдәм итү һәм илебез мәнфәгатьләрен яклауда катнашу. Махсус хәрби операция башланганнан бирле армия сафларына керү турында уйладым. Бу өлкәдә тәҗрибәм бар: 2011 елда Чечняда хезмәт иттем. Ватан мәнфәгатьләрен яклаучыларның барысына да аларны көткән якыннары янына исән-сау кайтуларын телим.

Озатучылар арасында күптән түгел генә хәрби операциядә катнашкан бөгелмәлеләр Игорь Рощин һәм Олег Кузьмин бар иде. Ир-атлар Донецк һәм Запорожье өлкәләрендә ике ай булганнар.

– Безнең чик һәрвакыт контрольдә булырга тиеш, аны сакларга кирәк. Бу җирләр Россиянеке булырга тиеш дип саныйм, – ди Олег Борисович. – Тагын үз теләгем белән хәрби хезмәткә китәргә ниятлим. Хәзер хезмәттәшләребезне көтәбез, аннан бу мәсьәләне хәл итәчәкбез. Гаиләм минем теләкне аңлый, каршы килми.

Махсус операциядә катнашучылар шулай ук Россия бүлекчәләренең эше турында сөйләделәр һәм хәрби хәрәкәтләр зонасына барачак иреклеләргә үз теләкләрен җиткерделәр.

– Безнең гаскәрләрнең барысы да җайга салынган. Һәркем иптәшләренә ярдәм итәргә, булышлык күрсәтергә әзер, – дип уртаклашты Игорь Рощин. – Беренче чиратта, операциядә катнашу-чыларның барысының да исән-сау әйләнеп кайтуларын, грамоталы командирлар һәм тугры дуслар очратуларын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса