Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ислам, Ибраһим, Чыңгыз... Элекке исемнәр янә телдә. Бу мода түгел, ә үткәнне онытмау, дип әйтә Бөгелмә әти-әниләре

Исем кешегә гомерлеккә кушыла. Элек-электән моңа зур җаваплылык белән караганнар. Исемнең җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булганын сайлаганнар.

Заманалар үзгәргән. “Искелек” төсмере булган исемнәрдән яшь әти-әниләр читләшергә тырышкан. Узыша-узыша, беркемдә дә булмаганнарын сайлаганнар. Аидә, Азалия, Индира, Акбарс, Данияр, Радел һәм башкалар. Соңгы елларга исемнәргә мөнәсәбәт үзгәрде. Ата-аналар, ниһаять, татар халкының “Исеменә күрә – җисеме” дигән сүзләрнең асылына төшенде.

Бөгелмәдә яшәгән кайсы милләт халкын алма, күпчелеге хәзер балаларына элекке исемнәрне бирергә тырыша. Әле берничә ел элек бу безнең өчен яңалык булса, хәзер инде – гадәти күренеш. Мәсәлән, 2020 елда нәни бөгелмәлеләргә Илназ, Ислам, Әгъзам, Фәрһад, Ибраһим, Искәндәр, Чыңгыз кебек исемнәр кушылды. Шунысы шатландыра, әти-әниләр исем сайлауга хәзер зур җаваплылык белән карый. Ни дисәң дә,   начар исем начар язмыштан да яманрак, – диде “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына Бөгелмә шәһәре гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең баш белгече Эльмира Манасыпова.

Габдрахмановлар гаиләсе

Габдрамановлар гаиләсе күпләр өчен үрнәк. Марсель белән Регина биш бала тәрбияләп үстерә. Иң зурысына инде 19 яшь, төпчегенә бары 6 ай. Балаларга исем сайлау кебек эшкә Марсель дә, Регина да бик җаваплы карый. Олысы Булат, икенче малайга Ислам дип исем биргәннәр, өченчесе – Әхмәт. Бердәнбер кызны Амалия дип атаганнар. Бишенче балага исемне Регина нарасый карында вакытта ук уйлый башлаган. Интернет ярдәмгә килгән. Ибраһим исеменең мәгънәсен укыгач та, улыбыз бу исемне йөртергә хаклы, дип, күпбалалы ана үзен шатландырган. Ибраһим Гомәр Саттар-Мулилле авторлыгындагы “Татар исемнәре ни сөйли?” дип аталган тулы аңлатмалы сүзлек буенча “халыклар атасы” дигәнне аңлата. Гарәпләрнең һәм яһүдләрнең уртак бабалары Авраам (Абрахам) – “халыклар атасы” исеменнән. Икенче мәгънәсе дә бар – “Тәүрат”тагы Авраамның ассириялеләр теленнән туры тәрҗемәсе –  “минем атакаем югары”.

– Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә. Өйгә,гаиләгә яңа ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә бит. Шуңа күрә безнең гаиләдә балалар күп. Яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерә. Аларның иң беренчесе – балага исем кушу. Балаларыбыз дөньяга килгәнче үк без шул хакта уйлана башладык. Мәгънәле, күңелгә ятышлы һәм кадерле, матур һәм аһәңле исемнәр сайлап табарга тырыштык.  Балаларыбызның исемнәре җиңел әйтелүчән, төрле милләтләр телендә яки кечерәйтеп-иркәләп дәшкәндә дә бозылмавы да мөһим. Төпчегебезне үз ара без “Ибраһимчик” атап йөртәбез инде, - дип сөйләде “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына бөгелмәле Регина Габдрахманова.

Зариповлар гаиләсе

Зариповлар – яшь гаилә. Шулай булуга карамастан, Салават белән Айгөл өч бала тәрбияләп үстерә инде. Алар заман модасы артыннан кумыйча, электән килгән күп матур гадәтләрне саклап калучыларның берсе. Балаларына исем биргәндә дә әти-бабайлардан калган мираска мөрәҗәгать иткәннәр. Беренче улларын Самат дип атаганнар. Әтисенең исеме белән дә аһәңле яңгыраган. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, Самат “мәңгелек, мәңге яшәүче” дигәнне аңлата. Икенче мәгънә буенча – башлык. Кызларына  исем сайлаганда бераз баш ватарга туры килгән. Айгөлгә Жасмин исеме ошаган, ә менә Салават: “Безнең назлы кызыбыз өчен бу бик авыр исем булыр”, – дип, Жасминны  Ясминәгә үзгәрткән. Төпчек уллары өчен исемне исә тугыз ай уйлап йөргәннәр.

– Исем сайлау бик авыр процесс икән. Олы улыбызга карында чакта ук Самат дип эндәшә идек. Кызга исем сайлаганда төрле вариантлар булды: Жасмин, Ясмина, Айзә. Минем уйлавым буенча,  Ясминә – кызыбызның җисеменә туры килде. Өченче балага исемне аның белән авырлы булып йөргәндә үк эзли башладык. Әскәр, Тимерлан кебек исемнәр телдә әйләнде. Улыбыз тугач, аны кулга алгач, төпчекнең исеме Мирас булырга тиеш дигән фикергә килдем. Бу исем гарәп теләннән тәрҗемә иткәндә, “байлык, ата-анадан калган ир бала” дигәнне аңлата. Исем сайлаганда киләчәкне дә күз алдында тоттык. Балалар зур тормышка аяк баскач, аларга исем, отчество белән эндәшәчәкләр: Самат  Салаватович, Ясминә Салаватовна, Мирас Салаватович... Матур яңгырый бит. Балаларга без сайлаган исемнәр тормышларында маяк булсын иде, – дип “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына шатлыгы белән  Айгөл Зарипова бүлеште .  

Алсу Мөкатдәс

Фотолар: Зариповларның һәм Габдрахмановларның гаилә альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса