Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Искорка" балалар бакчасы Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә кушылды

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган атналык кысаларында, 11нче “Искорка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре белән чаралар узды.

Атна буена мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән уен-драмалаштыру, театральләштерелгән уеннар, инсценировкалар уздырылды: «Ничек төлке куянны  алдаган», «Ике комсыз аю баласы», «Куян йорты», «Намуслы булу».

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның коррупциягә каршы карашын формалаштыру, намуслылык тәрбияләү, өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әдәплелек тәрбияләү өчен «Нәрсә яхшы һәм нәрсә начар», «Яхшы гамәлне тап», «Намуслы малай» дигән ситуатив әңгәмәләр оештырылды.

Үткәрелгән чараларның кульминациясе булып ата-аналарның «Коррупциягә каршы үз-үзләрен тотыш һәм коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру» дигән гомуми җыелышы булды. Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы сәясәт буенча ярдәмчесе һәм Бөгелмә шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе катнашты.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса