Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Исаково авылында булачак Ватанны саклаучыларны хәрби хезмәткә озаттылар

Элек-электән шундый традиция яшәп килә: кешене тормышының яңа мөһим этабына күмәк рәвештә озаталар

 Иске Исаково авылының хәрби хезмәткә чакырылган егетләре өчен дә шундый вакыт җитте. Авыл халык яхшы һәм матур традицияне дәвам итеп, солдатларны бөтен авыл белән озату өчен авыл Мәдәният йортына җыелды.

Тантана сәбәпчеләрен Хезмәт ит – бирешмә! күңел ачу программасы көтә иде. Алып баручылар булачак Ватанны саклаучыларны армиягә озатуга бәйле гореф-гадәтләр белән таныштырдылар, кызыклы викториналарда һәм конкурсларда катнашырга тәкъдим иттеләр. Алар туганнары, дуслары һәм авылдашларыннан сәламәтлек, тугры дуслар, рухи ныклык һәм башка бик күп җылы теләкләр, үгет-нәсыйхәтләр ишеттеләр. Кызлар үзләренең музыкаль котлауларын һәм үз куллары белән чигелгән кулъяулыклар бүләк иттеләр. Авыл халкы, элеккеге традиция буенча, хезмәткә чакырылучыларга кулдан ясалган талисман - туган илнең бер уч туфрагы салынган кисетлар, ата-аналар туган өй һәм солдатның тыгыз элемтә символы - тасмалар тапшырдылар, ә дуслары гражданкада көтеп калган егетләрдән истәлеккә бүләк итеп, аш кашыгы бирделәр.

Дулкынландыргыч озатулар истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

 Ирина Кәлимуллина, Любовь Никишина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса