Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ишегалларын кардан кем чистартыр?

Бөгелмәдә тротуарлар һәм ишегаллары чис-тартылмый.

Коммуналь хезмәтләр урамнарнычистартып өлгерми. ...Бөгелмәдә тротуарлар һәм ишегаллары чис-тартылмый. Әгәр төп юлларны чистартуга дәгъва юк икән, менә тротуарларга, ишегалларына һәм тукталышларга карата дәгъвалар зур. Бөгелмәлеләргә йөрергә урын юк диярлек.

Ишегалларыннан карны җыеш-тырып түгүне торак йортта яшәүчеләр белән килешү төзегән компанияләр оештырырга тиеш. Кешеләр бу хезмәт өчен “Йорт тирәсендәге территорияне карап тоту” дигән маддә буенча түлиләр. Идарәче компанияләр – хосусый оешмалар ул, Бөгелмәдә алар эшенә зона торак инспекция-се күзәтчелек итә. Һәр идарәче компания белән төзелгән килешүдә йортларны һәм йорт тирәсендәге территорияләрне карап тотуга кагылышлы барлык эшләрне дә башкару тәртибе, вакыты төгәл языла.

Ишегалларын чистартуда проб-лемалар килеп чыга калган очракта, кешеләр, беренче чиратта, үз идарәче компаниясенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Анда чара күрмиләр икән, Бөгелмә районара торак инспек-циясенә хәбәр итәргә кирәк: Гафиятуллин урамы, 18 йорт. Телефоннары: 8(85594) 6-09-61, 6-05-45.

Идарәче компания үз вазыйфаларын системалы төстә башкармый башлый икән, аларны алыштырырга да мөмкин. Хәзер бу процедураны онлайн рәвештә, урынга барып тормыйча да үткәреп була.

Идарәче компанияне алыштыру турында җентекләбрәк белү өчен ТКХ департаментына мөрәҗәгать итә аласыз. Телефон: 8 (85594) 4-13-27.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса