Ишегалларын кем кардан чистартырга тиеш?
Язга керүгә карамастан, кар мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. "Кардан чистартырга кирәк" - бу халык контроле сайтында иң күп очрый торган фраза. Шәһәр мэры Линар Закиров "Эшлекле дүшәмбе" утырышы барышында әлеге мәсьәләне күтәрми кала алмады. Зарларның күпчелеге ишегаллары һәм җәяүлеләр юлына юнәлдерелгән. Беренче проблема буенча Торак-комуналь хуҗалыгы департаменты директоры Ринат...
Язга керүгә карамастан, кар мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. "Кардан чистартырга кирәк" - бу халык контроле сайтында иң күп очрый торган фраза. Шәһәр мэры Линар Закиров "Эшлекле дүшәмбе" утырышы барышында әлеге мәсьәләне күтәрми кала алмады.
Зарларның күпчелеге ишегаллары һәм җәяүлеләр юлына юнәлдерелгән. Беренче проблема буенча Торак-комуналь хуҗалыгы департаменты директоры Ринат Манасыйпов җавап тотты. Кайбер идарәче компанияләр карны балалар мәйданчыгына өя барган. "Бу - варварлык. Без ел саен аларны яңарту өстендә эш алып барабыз, күпме акча түгәбез. Әлеге күренеш идарәче компанияләрнең мәгънәсезлеге", - дип белдерде шәһәр башлыгы Линар Закиров. Ишегалларында кар җыелуның сәбәбе аларны чыгарыр урын булмауда, дип белдерде Ринат Манасыйпов. Бу сүзләрдән соң игътибар шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конковка юнәлде. Бу мәсьәлә тиз арада чишелгән булырга тиешлеген Линар Закиров катгый җиткерде.
Икенче дәрәҗәдәге юлларның торышы да бөгелмәлеләрдә канәгатьсезлек тудыра. "Грейдерыбыз ватылган иде", - дип белдерде Сергей Бутылин, "Чистый город" җәмгыяте директоры. Аларга колея проблемасын юк итү өчен бер атна вакыт бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа