Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Исерткеч юк ителде

12 март көнне көнкүреш калдыкларын чыгару полигонында акциясез алкоголь партиясе юк ителде.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Билгеле булганча, алкоголь продуктларын җитештерүчеләр махсус кагыйдәләргә буйсынырга: эшләп чыгару һәм сату закон кысаларында башкарылырга тиеш. Әмма табыш артыннан куучы "тапкыр" эшмәкәрләр законда күрсәтелгән карарларны урап узу юлларын таба торалар. Соңгы вакытта илебездә алкоголь продукциясенә бәяләрнең күтәрелүе дә шуңа этәрә, ахрысы. Мәсәлән, күрше ил булган Казакъстаннан безгә очсыз исерткеч керүе соңгы вакытта бермә-бер артты. Халык, беренче чиратта, бәяләргә карый шул, ә сыйфат - икенче планда.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре менә шундый легаль булмаган продукциянең кулланучыларга барып җитмәве өчен тырыша. Аларның әйтүенә караганда, инде 7 мең шешәдән артык шундый продукция (акциз маркалары булмаган) тоткарланган. Махсус экспертиза үткәрелгәннән соң аларның киләчәк язмышы хәл ителәчәк. Нигездә, мондый продуктлар көнкүреш калдыкларын чыгару полигонында юк ителә.
Бөгелмәдә тоткарланган, законсыз әйләнештә булган алкогольнең беренче партиясе дә (1 700 шешә) шулай юк ителде: авыр трактор чылбы-
ры астында калып тапталды /рәсемдә/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса