"Әгәр инде кем дә кем баласына сәер, ахмак һәм җүләр исем кушарга тели икән, мондый хокукны алу өчен аңа судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк", - ди әлеге идеяне Думага тәкъдим иткән сенатор Валентина Петренко.
Үзенең бу инициативасын сенатор беренче чиратта бала мәнфәгатен кайгырту белән бәйләп аңлата. "Балаларына сәер исем кушканда ата-аналар улларының яки кызларының тормышта, бигрәк тә бакча-мәктәпләрдә нинди авырлыклар белән очрашасын күз алларына да китермиләр. Бездә матур исемнәр җитәрлек, рәхәтләнеп кушсыннар шуларны", - ди ул.
Хәзерге вакытта закон ата-аналарга балага исем сайлаганда тулы ирек бирә. Загс органнары аларга каршы килә алмыйлар, шунлыктан бүген әллә нинди коточкыч ахмак исемнәр дә ишетәбез. Әгәр бу закон кабул ителсә, чыннан да, бу җүләрлеккә чик куелыр иде бәлки.