Иртәнге сәгать 7дә "Җиңү көне" телемарафоны башлана
«ТНВ» телеканалы Казанда Җиңү Паркыннан турыдан-туры трансляция оештыра, анда Совет солдатына яңа һәйкәл ачылачак.
«ТНВ» телеканалында иртәнге 7дән сәгать 10га кадәр Казандагы Җиңү паркыннан төп истәлекле һәм тантаналы чаралар турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк.
9сәгать 10 минутта Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу мемориалына һәм һәлак булган сугышчыларның аналары һәм толлары монументына чәчәкләр салу тантанасы башланачак.
9 сәгать 30 минутта Татарстанда Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган мөһим вакыйгаларның берсе – Совет солдатына яңа монумент ачу булачак. Аннары телеканал Россия, Татарстан әләмнәре һәм Җиңү байрагы белән “Ми-8” вертолетлары төркеме очышын күрсәтәчәк.
Сәгать 10да «ТНВ» телеканалы Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен тапшыра, аннары бер минут тынлык игълан ителәчәк.
Сәгать 12.00дә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның видеоэлемтә трансляциясе башлана.
12 сәгать 20 минутта телеканал Казансу акваториясеннән “Ак Аккош” – “ТУ-160” бомбардировщигы очып узганын күрсәтәчәк.
13 сәгать 15 минутта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты трансляциясе башланачак.
15.00 сәгатьтә – «Үлемсез полк» акциясенең ТВ-версиясе башлана.
19.00 сәгатьтә «Бер минут тынлык " Бөтенроссия акциясе игълан ителәчәк.
21 сәгать 50 минутта «ТНВ» телеканалында Казансу акваториясе өстендәге салютны онлайн режимда карарга мөмкин булачак. Аннан соң «Җиңү фонарьлары” Бөтенроссия акциясе күрсәтеләчәк.
«Татарстан-24» телеканалы Җиңү көненә телемарафонны иртәнге сәгать 7дән кичке 11гә кадәр үткәрәчәк. Тамашачылар «Республики казанышлары – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана» проектын һәм 1945 елгы Җиңү Парадының төсле версиясен карый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа