Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иртәгә бөгелмәлеләр ВИЧка түләүсез экспресс-тест уза алачаклар

«Test to win» «Җиңү өчен тест» мәгълүмат кампаниясе сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм халык арасында ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга юнәлтелгән.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Бөтенроссия «ВИЧка тест: Экспедиция 2020» акциясенең тәмамлануы «Җиңү өчен тест» дигән яңа этап башлану белән билгеләнде.

15 декабрьдә 10.00 сәгатьтән башлап, 13.00 сәгатькә кадәр «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның Бөгелмә поликлиникасы территориясендә түбәндәге адрес буенча «Җиңү өчен тест» масштаблы кампаниясе узачак: Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 20нче йорт.

«Test to win» «Җиңү өчен тест» мәгълүмат кампаниясе сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм халык арасында ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга юнәлтелгән.

Проект Президент грантлары фонды ярдәме белән «Яңа гасыр» АКБО тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Тест-мобильләр базасында барлык теләүчеләр белгечләр консультациясе белән ВИЧ-инфекциягә түләүсез экспресс-тест уза алалар.

Әлеге акция «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның социаль хезмәткәре Рөстәм Сафин катнашында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса