Иртәгә Бөгелмәдә Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак
Үзегезне тыныч тотарга һәм белдерүләрне игътибар белән тыңларга киңәш ителә.
2020 елның 2 октябрендә Бөтенроссия гражданнар оборонасы өйрәнүләре кысаларында, Татарстан Республикасы территориясендә «Россия Федерациясе территориясендә гражданнар оборонасы буенча чараларны үтәүне оештыру» темасы буенча укулар узачак. Штаб күнегүләре кысаларында, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын һәм оешмаларын җәлеп итеп, гамәли чаралар планлаштырылган.
Тулырак: https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/novosti/4270364
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа