Иртәгә, берсекөнгә сакланыгыз!
Артык көчле булмаса да, ике көн рәттән булгач, организмга көч килергә мөмкин
7, 8 декабрь көннәрендә магнит давылы көтелә. Метеорологлар сакланырга киңәш итә.
Артык көчле булмаса да, ике көн рәттән булгач, организмга көч килергә мөмкин. Шунлыктан кәефегез китәр. Стресстан сакланыгыз, җаваплы, үзегезгә авыр тоелган эшләрегезне бу көннәрдә эшләмәгез. Чөнки игътибарыгыз, хәтерегез начарланып китәргә мөмкин. Бу ике көннән соң ай азагына кадәр магнит давыллары көтелми.
Магнит давыллары булган көнне исерткеч эчемлекләрдән сакланыгыз. Тәмәкене дә азрак тартыгыз. Спорт белән шөгыльләнегез. Һичьюгы иртәнге физзарядканы ясарга тырышыгыз. Майлы, тозлы, тозлы-борычлы ризык ашамагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа