Җирләрнең һәм көзге культураларның уңдырышлылыгы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә
Бөгелмә районында басуларда кар катламы биеклеге 17–19 сантиметр тәшкил итә.
Җирләрнең һәм көзге культураларның, шулай ук күпьеллык үләннәрнең уңдырышлылыгы кышкы чорда аеруча игътибар үзәгендә тора. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Бүгенге көндә 2021 ел уңышы өчен бөртекле уҗым культуралары 552 мең гектар мәйданда чәчелгән, шуларның 435 мең гектары – уҗым бодае һәм 111,5 мең гектары – уҗым арышы.
Моннан тыш, 94 мең гектар мәйданда уҗым культуралары иминиятләштерелгән.
Бөгелмә районында басуларда кар катламы биеклеге 17–19 сантиметр тәшкил итә.
Уҗымнарның кышлавы куаклану төеннәрендә шикәр җитәрлек булганда яхшы һава шартларында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа