Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Җирле бюджет планы үтәлсен өчен.

17нче районара салым инспекциясе начальнигы вазифаларын башкаручы Людмила ВЕТЧИНОВАның узган елгы эшчәнлек йомгаклары буенча “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ясаган чыгышы.

  Бөгелмә муниципаль районы территориясендә, 2020 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, салым түләүчеләр исәбендә 1 194 юридик зат, 1 047 аерымланган  подразделение,  2 251 хосусый эшмәкәр һәм 104 416 физик зат  теркәлгән.

Докладчы узган 2019 елда (исегезгә төшерәбез: салымнар 2018 ел өчен түләнелде) җирле бюджет буенча җыем һәм салымнар планының 102 процентка үтәлүен билгеләп үтте. Бу, нигездә, физик затлар кеременә салынган салым, башкарылган эш кеременә бердәм салым һәм салым салуның гадиләштерелгән системасы нигезндә тупланды. Барлык түләүләр буенча да уңай динамика күзәтелә, бары тик җир салымын түләү 11 437 мең сумга  кимеде. Төп сәбәп – Бөгелмә электр насослары заводыннан җир салымының кимүе  нәтиҗәсе. Предприятие элекке елларда аннан алда булган бурычларын да түләп килде, ә узган ел түләүләр тиешле сроклар өчен башкарылды. 1нче Ашлык продуктлары комбинаты белән дә шул ук хәл күзәтелә. Физик затлардан алына торган җир салымының кимүе (3 507 мең сумга) РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә, ташламага ия булучылар саны арту белән бәйле (1326 кешегә артты).

Физик затлардан милек салымы җыю планы 98 процентка үтәлде. Шулай ук ташламага ия булган категория салым түләүчеләр саны артуга бәйле вәзгыять күзәтелә.

Хосусый эшмәкәр сыйфатында узган елда 386 кеше теркәлде. Һөнәри керем салымы түләүче сыйфатында (үзмәшгульләр) сыйфатында 1 289 кеше исәпкә басты.

Биш салым түләүче, контроль-касса техникасын куллануда тәртип бозу сәбәпле, 50 мең сумга штрафка җәлеп ителде. Инспекция шулай ук 3 кешенең дәүләт теркәве узмый гына эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруын ачыклады.

Бөгелмә районында банкротлык билгеләре астына эләгүче, ягъни салым түләүдә проблемалары булган объектлар: 14 оешма, 7 физик зат бар. 37 бурычлы: 17 юридик  зат, 20 физик зат банкротлык процедурасы узалар. Болардан тыш, узган 2019 елда Татарстан Республикасы тикшерү комитеты “Оешма милегенең я хосусый  эшмәкәр милегенең салым, җыем, иминият взнослары алынырга тиешле акча средстволарын күрсәтми калдыруы” дигән маддә нигезендә өч җинаять эше кузгатты.

Җирле бюджетка бурыч, 2020 елның 1 гыйнварына булган торышка караганда, 101, 5 миллион сум тәшкил итә. Агымдагы бурычларның арытаба артуына юл куймас өчен салым инспекциясе салым түләүчеләр белән киңәшмәләр, комиссияләр үткәрә, аларда, кагыйдә буларак, прокуратура органнары, җирле хакимият вәкилләре һәм суд приставлары хезмәтләре катнаша.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса