Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иркәнең машинасына һөҗүм иткәннәр

Баксаң, мондый хәл беренче генә түгел икән. Көз көне җырчының тәгәрмәчләрен тишеп киткән булганнар.

Кичә УНИКС концертлар залында Иркәнең концерты булганын, андагы эвакуация турында язып узган идек. Тик аның адресына атылган таш шуның белән генә тәмамланмаган. Бүген иртәнгә җырчының машинасына һөҗүм иткәннәр. Моның хакта Elvin Grey үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.

"Бу "кеше"ләрдән тагы нәрсә көтәргә?" - дип канәгатьсезлек белдерә ул.

Баксаң, мондый хәл беренче генә түгел икән. Көз көне җырчының тәгәрмәчләрен тишеп киткән булганнар.

Иркәнең концертына әйләнеп кайтсак, ул кичә барлык сорауларга да җавап бирергә тиеш иде. Тавыш купкан беренче көнне ул:

"Миңа монда шундый кызык һәм сәер сораулар бирәләр. Җавап бирүемне сорыйлар. Дуслар, сездән яшерер әйберем юк, эчемдәге - тышымда. Барлык сорауларга җавапны 2 нче февраль көнне УНИКСта узачак концертымда ишетәчәксез", - дип пост куйган иде.

Әмма, тамашачылар сүзләренчә, ул кичә бернинди комментарий да бирмәгән...

"Шәһри Казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса