Иркен авылының “Минзүмә” мәчетендә 23нче тапкыр корбан ашы оештырылды
Табын көнне, иртәнге якта, матур гына күптән көтелгән яңгыр сибәләве күңелләргә ямь өстәде.
Иркен авылының «Минзүмә» мәчетендә 23нче тапкыр корбан ашы оештырылды
Чараны үткәрүчеләр авыл халкына берничә көн алдан бәйрәм ашы үткәрү турында белдерү ясадылар. Иркенлеләр бергәләшеп табынга тәм-томнарнар әзерли башлады.
Табын көнне, иртәнге якта, матур гына күптән көтелгән яңгыр сибәләве күңелләргә ямь өстәде.
Мөмкинлекләре булган кешеләр корбан итеннән өлеш чыгарып ашлар, бәлешләр пешереп килделәр. Мәчет ишек алдында саф һавада корбан малы итеннән казанда пылау пешерелде. Өстәлләргә Аллаһ ризалыгы өчен, күчтәнәч итеп алып килгән камыр ризыклары, җиләк-җимешләр куелды. Берләшеп әзерләгән табын бик мулдан әзерләнде.
Бәйрәмебезне, мәчетебезнең имам-хатыйбы Фирдинас Халитов: «Безне бу дөньяда ризыкландыручы, ахирәттә җәннәтләр әзерләүче Бөек Аллаһка бөтенебез бергләшеп тәгъбир әйтик,» — дип башлады. Тәгъбир әйтелде. Очрашу дәвамында авылдашлар бер-берсенә бәйрәм котлаулары ирештерде.
Кечкенә иркелеләр Азан әйтү, сурәләр уку буенча ярышларда, төрле уеннарда актив катнашты. Балаларга баллы тәм-томнар белән әзерләнгән күчтәнәч пакетлар өләшенде.
«Мондый чаралар балаларда Ислам диненә, бәйрәмнәренә карата әдәплелек, тыңлаучан булырга өйрәтә. Без бу изге бәйрәмне елда шушылай матур итеп үткәрәбез. Бу елны аеруча күңелгә кереп калырлык булды, чөнки Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган чарага читтә яшәүче бик күп якташларыбыз да кайты,» ¬— дип куанычын белдерде Фәридә абыстай.
Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үткәрелгән корбан бәйрәмендә туксанга якын мөселман кардәшләребез катнашты. Безнең зур булмаган авылыбыз өчен бу бик зур сан. Димәк халык бердәм, тату, дус мөгәлләмәдә яши, дигән сүз.
Корбан итеннән авыз иткән һәркем оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралышты. Киләсе елларда да исән-сау булып, шатланып куанып шушы изге бәйрәмне каршы алырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа