Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ирина Шейкның әбисе белән разведкага барырга да була

Модельнең татар тамырлары барлыгын бик азлар гына белә.

Шейк футболчы Криштиан Роналду белән биш еллык романы сәбәбендә бөтен дөньяга билгеле булды. Ә менә бу модельнең татар тамырлары барлыгын бик азлар гына белә.

Күп кенә татарлардагы кебек үк, Иринаны тәрбияләүгә аның әбисе Галия Шәйхлисламованың йогынтысы бик зур була. Кыз әбисен бик якын итә. Бу гаҗәп түгел – әбисе Ирина белән аның сеңлесе Татьянаны берничә ел дәвамында карый, әниләре ул елларда икешәр эштә эшли торган була.

Ә бит Галия Гайнисламовна бик үк гади кеше булмый. 1924 елда Сибайда (БАССР) туа һәм Бөек Ватан сугышы вакытында разведкада хезмәт итә, Җиңүне Австриядә каршылый. Ә сугыштан соң ул элеваторда эшли.

2013 ел ахырында туган төбәге Сибайда вафат булган Галия әбине искә алып, 2016 елда Ирина үз Инстаграмында болай дип яза: «Син һәрвакыт безнең хәтеребездә шатлыклы, игелекле, кайгыртучан, тормышны сөючән булып каласың! Без синең белән горурланабыз һәм яратабыз! Бары тик көчле хатын-кыз гына, синең кебек 19 яшендә үз ихтыяры белән Ватаныбызны якларга бара ала!» Сүз уңаенда, соңгы көннәрендә газиз кешесе янәшәсендә булу өчен барлык эшләрне ташлап, нәкъ менә ул Сибай хастаханәсенә килә.

Моңарчы берничә ай элек кенә Ирина социаль челтәрләрдә әбисе белән аралашкан, әбисе белән бергә төшкән фотосурәтләрне куеп, «Сине сагынам» дип язган булган. Аңа кадәр дә ул Сибайга еш кайтып йөргән. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса