Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ирекле тәҗрибә

Агымдагы елның 1 августыннан Россия Федерациясенең дүрт субъектында, шул исәптә Татарстан да бар, кулдан акча түләп башкарыла торган исәп-хисап мәгълүматларын электрон төстә салым органнары адресына тапшыра торган контроль-касса техникасын үзләштерүне сынап карау тәҗрибәсе башланып китте, дип хәбәр итәләр безгә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР 17 нче районара инспекциясенең урынга барып...

Экспериментның асылы шунда, салым түләүчеләр үзләрендә Федераль салым хезмәте белән турыдан-туры элемтәдә булган махсус касса аппаратлары урнаштыра алалар. Ул аппаратларда барлык транзакцияләрне теркәп бара торган электрон контроль тасма урынына махсус программа куела. Аның аша кассадагы мәгълүматлар онлайн режимында, ягъни турыдан-туры салым органнарына китә, ә сатып алучыга касса чегы бирелә.
Яңа системага күчү теркәү процедураларын күпкә гадиләштерергә, атап әйткәндә, касса аппаратларын электрон теркәүгә күчәргә һәм салым органнарына еш барып йөрүдән арынырга, шулай ук ел саен аппаратны кабат теркәтүдән баш тартырга мөмкинлек бирәчәк.
Тәҗрибәдә катнашучылар тарафыннан кулланыла торган контроль-касса техникасы Хөкүмәтебезнең быел 14 июльдә кабул иткән әлеге эксперимент уздыру тәртибен көйләүче 657 нче номерлы Карарында күрсәтелгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.
РФ Салым хезмәтенең Татарстандагы 17 нче районара инспекциясе кулдан акча түләп башкарыла торган исәп-хисап мәгълүматларын электрон төстә салым органнары адресына тапшыра торган контроль-касса техникасын үзләштерүне сынап карау тәҗрибәсенең ирекле төстә алып барылуын хәбәр итә. Сынау-эксперимент 2014 елның 1 августыннан 2015 елның 1 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса