Иранда самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Путин кайгы уртаклашу белдерде
Россия Президенты Владимир Путин, Исфаган провинциясендә самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Иран лидеры Хәсән Рухани исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә. Коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз, дигән Россия лидеры телеграммасында. Ул шулай ук Иран гражданнарына авыр вакытта көчле һәм нык булуларын теләгән....
Россия Президенты Владимир Путин, Исфаган провинциясендә самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Иран лидеры Хәсән Рухани исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз, дигән Россия лидеры телеграммасында. Ул шулай ук Иран гражданнарына авыр вакытта көчле һәм нык булуларын теләгән.
Aseman Airlines авиакомпаниясенең Тегеран-Ясудж рейсын башкарган самолеты ком буранына эләккән һәм очканнан соң 50 минут узгач, тауга бәрелгән. Һава судносы бортындагы барлык 66 кеше дә һәлак булган.
http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа