Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ир үстергән ана ул

Рәзинә Исмәгыйль кызы Нуретдиновага шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Олы юбилее белән аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов тәбрик итте, иң җылы теләкләрен ирештерде, бүләкләрен тапшырды. Рәзинә Исмәгыйль кызы гомере буе 2 нче монтажлау идарәсендә эшли, эретеп ябыштыручылар бригадиры була. Шәһәребезнең җәмәгать тормышында да актив катнашып яши, күпсанлы мактау-бүләкләргә...

Рәзинә Исмәгыйль кызы Нуретдиновага шушы көннәрдә 80 яшь тулды.
Олы юбилее белән аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов тәбрик итте, иң җылы теләкләрен ирештерде, бүләкләрен тапшырды.
Рәзинә Исмәгыйль кызы гомере буе 2 нче монтажлау идарәсендә эшли, эретеп ябыштыручылар бригадиры була. Шәһәребезнең җәмәгать тормышында
да актив катнашып яши, күпсанлы мактау-бүләкләргә ия. Аның тормыш юлы - җаваплылык, актив тормыш позициясе, күңел көрлеге үрнәге ул.
Ә ананың иң зур бүләкләре, әлбәттә, күркәм балалары. Ил өчен өч ир-егет тәрбияләп үстергән ананы котларга уллары, шул исәптән өлкәне - Бөгелмәбез-нең Мактаулы гражданины, контр-адмирал Әнәс Кәшфи улы Нуретдинов та кайткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса