Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Ипекәең балдан татлы синең, туган илем!

Икмәк – иң киң таралган ашамлыкларның берсе, тормышыбызның бер генә көне дә аннан башка узмый.

Аның хәтта үз бәйрәме – Бөтендөнья икмәк көне дә бар, ул ел саен 16 октябрьдә билгеләп үтелә.

      Кече Бөгелмә авыл китапханәсендә 3нче һәм 5нче сыйныф укучылары өчен “Икмәкләрең балдан татлы синең, туган илем!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.

Китапханәче укучыларны икмәкнең ашлыктан алып, ипи булып пешкәнгә  кадәр булган юл тарихы, бодайның кайда үсүе, бер бөтен ипи пешерү өчен күпме бөртек үстерергә кирәклеге турында сөйләде. Яшь китап укучылар Ленинград блокадасы шартларында 900 көнгә якын вакыт дәвамында көненә нибары 125 грамм икмәк алып яшәүләрен, “Камалыш икмәге” тарихын белделәр.

Бәйрәмдә икмәк турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, балалар бик җитез итеп, икмәк-күмәч эшләнмәләре турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Укучылар игътибарына “Галиҗәнап – икмәк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Балалар китаплар белән кызыксынып таныштылар.

Ипекәйләр тәмле, кетердәп тора торган кыерчыклы. Ул безнең өстәлдә - иң мөһим ризык. Аны авыр хезмәттән куллары сөялләнгән игенчеләребез игә, җитештерә.

Бу чара балаларда икмәк үстерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәтенә карата ихтирамлы һәм игелекле мөнәсәбәт тудырды.

 

Людмила ПИЛЕВИЧ,

Кече Бөгелмә китапханәчесе

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса