Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә

Инвалидлар ункөнлеге старт алуга, "Яңарыш" балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең ишекләре ябылмый. Биредә көн дә берсеннән-берсе күркәм һәм яңа чаралар үтә.


"Аларны мәктәп, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, югары уку йорты студентлары оештыра. Бездә көн дә бәйрәм дияргә була. Концертлар, уен формасындагы чаралар уза. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен бу зур шатлык: елмаялар, көләләр", - ди үзәк директоры Елена Старостина.
7 декабрь көнне әлеге үзәктә дәва алучы балалар "Cranberry" кафесында булдылар. Бирегә аларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров кунакка чакырган иде. Ак халат кигән "фән эшлеклеләре" балаларның күңелен күрде: аларга фокуслар күрсәтте. Аннан соң нәниләр тәм-том белән сыйланды.
"Мондый чараларны ешрак оештырырга кирәк. Авыр хәлле, мөмкинлекләре чикле балалар категориясенә кергәннәр моңа аеруча мохтаҗ. Алар безнең районда 350дән артык. Әлеге нәниләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузу безнең бурыч булып тора. Аларга бәйрәм оештырып кына бу эштән туктарга җыенмыйбыз. Алда - Яңа ел бәйрәмнәре. Димәк, балаларны яңа күңелле чаралар, зур бүләкләр көтә дигән сүз. Бу эшкә шәһәр эшмәкәрләре, депутатлар да кушылса, бер генә бала да күчтәнәчсез, сюрпризсыз калмаячак. Шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итеп, яхшы эшләр башкарырга ашыгыгыз диясем килә", - ди Линар Закиров. Бу сүзләрне ишеткәч, инвалид креслосында утыручы Радик Низаметдинов "Сирень" шигырен укып китте.
Бу шигырьне Радик Суздаль шәһәрендә узасы "Мир без границ" халыкара бәйгесендә катнашу өчен әзерләгән. Анда Радикның гаиләсе Татарстанны тәкъдим итәргә җыена икән. Әнисе Елена Елизарова сүзләренә караганда, алар конкурста гаиләнең яңа традициясе турында сөйләячәк. Әлеге гаилә әгъзалары яңа гаилә барлыкка килгәндә һәм анда сабый туганда сирень агачы утырту турында сүз куешкан икән. Елена Елизарова гаиләсенә - яңа җиңү, ә шәһәрдәшләргә инвалидлар ункөнлегендә катнашып калырга ашыгуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса