Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Инвалидлар өчен – эш урыннары

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Карары нигезендә 2019 елга 13 оешмага 21 кешене эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнде.

Бу уңайдан “Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә (ДКУ) инвалидлар өчен эш урыннары квоталау мәсьәләсе буенча эш бирүчеләр белән киңәшмә узды. Киңәшмә барышында куелган төп бурыч квоталанган эш урыннарына чиратта торучы инвалидларны эшкә урнаштыру максатына ирешү иде. Шулай ук оешма, эш бирүчеләр белән берлектә, инвалидларга, хосусый тернәкләндерү һәм абилитация программасы таләпләре нигезендә, эш урыннарын индивидуаль сайлау-бирү максаты да күздә тотылды. Киңәшмәдә барлык предприятиеләр җитәкчеләре дә катнашты, эш урыннарын квоталау барышында килеп чыга торган проблемалар турында фикер алышулар булды. Алар киләчәктә дә бергәләп хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса