Индус Таһиров: Татарстан - РФнең башка субъектлары өчен үрнәк.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең эшен лаеклы дәвам итә.
“Татарстан - Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен үрнәк, бу-Рөстәм Миңнехановның Республика Президенты вазыйфасында эшләгән вакыттагы казанышы” – ТР Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров «Татар-информ»МА корреспонденты белән әңгәмә вакытында әнә шулай дип белдерде.
«Рөстәм Миңнехановның казанышлары һәм уңышлары күп. Беренчедән, бу – республика икътисады. Икенчедән, милләтара мөнәсәбәтләр, Татарстанны дөнья аренасына чыгару. Татарстан – РФнең башка субъектлары өчен үрнәк», - дип саный Таһиров.
Аның сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең эшен лаеклы дәвам итә.
«Рөстәм Миңнеханов алдында катлаулы бурычлар тора. Хәзер бөтен дөнья – карантинда һәм республиканы алга таба нинди юллар белән алып бару мәсьәләсе беренче планга чыга. Президентка бурычларын үтәүдә уңышлар телибез", - дип билгеләп үтте Индус Таһиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа