Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җинаять җаваплылыгын аерым режимдагы колонияләрдә үтәүчеләр дәвамлы очрашуга рөхсәт алачак

Аерым режимдагы колонияләргә һәм төрмәләргә хөкем ителүчеләр елга бер тапкыр озак вакытлы очрашу вакыты алачак. Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына тиешле закон проектын кертте. Әлеге тәкъдим Россия Федерациясе Җинаять-башкару кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә. Аерым режимдагы колонияләрдә җәза вакытын гомерлеккә, шулай ук үлемгә хөкем ителгән...

Аерым режимдагы колонияләргә һәм төрмәләргә хөкем ителүчеләр елга бер тапкыр озак вакытлы очрашу вакыты алачак. Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына тиешле закон проектын кертте. Әлеге тәкъдим Россия Федерациясе Җинаять-башкару кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.

Аерым режимдагы колонияләрдә җәза вакытын гомерлеккә, шулай ук үлемгә хөкем ителгән куркыныч рецидивистлар үтә.
"РИА Новости" мәгълүматлары буенча, хәзер гомерлеккә хөкем ителгәннәр һәм җәза вакытын катгый шартларда узучылар беренче ун елда озак вакытлы очрашу вакытыннан мәхрүм ителгән. Алар бары Россия Федерациясе Җинаять-башкару кодексы нигезендә гадәти ике очрашуга гына алыштырылырга мөмкин. Гадәти шартларда аерым режимдагы колонияләргә хөкем ителүчеләргә елына ике кыска һәм ике озын очрашу вакыты рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса