Иң яхшы эретеп ябыштыручы
Сынау нәтиҗәләре буенча Бөгелмә төзелеш-техник көллияте студенты Илмир Фәхретдинов “Эретеп ябыштыру технологияләре теориясенең иң яхшы белгече” номинациясендә җиңүче булды.
Түбән Камада “Иң яхшы эретеп ябыштыручы” республика олимпиадасы узды. Көллият һәм техникумнарның 11 студенты өч этапта ярыштылар: теория, практик мәсьәләләрне хәл итү, югары басым астындагы савытны эретеп ябыштыру.
Сынау нәтиҗәләре буенча Бөгелмә төзелеш-техник көллияте студенты Илмир Фәхретдинов “Эретеп ябыштыру технологияләре теориясенең иң яхшы белгече” номинациясендә җиңүче булды.
Илмирның остазлары – укытучылар Александр Смирнов һәм Федор Пеньков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа