Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иминлек – үз кулыбызда

3 июнь бөтен дөнья күләмендә Тимер юлларны аркылы чыгу урыннарындагы хәвефсезлек көне буларак билгеләп үтелде. Агымдагы елның 5 аенда Татарстанда тимер юлны кисеп чыгу урыннарында 8 һәлакәт булган, анда бер кешенең гомере өзелгән, биш кеше имгәнгән. Шушы ук вакыт эчендә тимер юлларны кисеп чыкканда хәрәкәт кагыйдәләрен бозган өчен тагын 372...

3 июнь бөтен дөнья күләмендә Тимер юлларны аркылы чыгу урыннарындагы хәвефсезлек көне буларак билгеләп үтелде.
Агымдагы елның 5 аенда Татарстанда тимер юлны кисеп чыгу урыннарында 8 һәлакәт булган, анда бер кешенең гомере өзелгән, биш кеше имгәнгән. Шушы ук вакыт эчендә тимер юлларны кисеп чыкканда хәрәкәт кагыйдәләрен бозган өчен тагын 372 автотранспорт хуҗасын административ җавапка тартканнар (штраф түләткәннәр). Ә юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен төгәл үтәмәгән, тәртип бозган өчен 1 мең сум штраф түләтүдән башлап, 3 - 6 айга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү дә каралган. Шундый ук тәртипсезлек белән кабат "эләгәсең" икән, бер елга правасыз калуың ихтимал.
ТР Дәүләт автоинспекциясе транспорт йөртүчеләрне тимер юлларны аркылы чыгу урыннарында аеруча игътибарлы булырга һәм тәртипле йөрергә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса