Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иминлек турында кайгыртып: Сакланган – откан

"ВДПО" ТР оешмасының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре, күзәтчелек эшчәнлеге һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре белән бергәләп, ишле бала тәрбияләүче һәм шулай ук тормышта кыен хәлдә калган кешеләрнең яшәү урыннарында чираттан тыш рейд үткәрделәр һәм, Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов биремен үтәү йөзеннән, белгечләр шунда ук янгын турында хәбәр бирү җайланмаларны...

"ВДПО" ТР оешмасының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре, күзәтчелек эшчәнлеге һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре белән бергәләп, ишле бала тәрбияләүче һәм шулай ук тормышта кыен хәлдә калган кешеләрнең яшәү урыннарында чираттан тыш рейд үткәрделәр һәм, Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов биремен үтәү йөзеннән, белгечләр шунда ук янгын турында хәбәр бирү җайланмаларны да урнаштырдылар.

Билгеле булганча, янгыннарның күпчелеге төнге якта чыга, шуңа да еш кына аны башланган мизгелендә үк күреп алу, тизрәк сүндерү мөмкинлеге кулдан ычкына. Ә хәзерге чорда йорттагы материаллар, җиһазлар һ.б. - барысы да яну вакытында кеше гомере өчен куркыныч булган бик агулы матдәләр бүлеп чыгарырга сәләтле. Янгын турында сигнал бирә торган автоном җайланма (АПИ) төтен исе килә башлауга ук тавыш бирә һәм кешеләрне ут афәте турында вакытында кисәтә ала.

Рейд барышында гаилә әгъзалары белән әңгәмәләр үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында тагын бер кат исләренә төшерелде. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләрне чакыра торган "01", "112" телефоннарын онытмау зарурлыгы турында да кат-кат әйтелде, кешеләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Җылыту приборларының, электр һәм газ җиһазларының төзеклегенә аеруча игътибар бирергә кушылды, чөнки өйләрдә, квартирларда ут чыгуга еш кына нәкъ менә шулар сәбәп була да. Ваемсызлык, ут белән саксыз эш итү һәм балаларның шаяруы күп очракта фаҗигагә дә китерү.

Павел АЛЕКСАНДРОВ,

"ВДПО" Татарстан региональ оешмасының Бөгелмә шәһәре һәм районы бүлеге инструкторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса