Иминлек сагында торучы җитмештән артык хезмәткәр муниципаль һәм министрлык дәрәҗәсендәге мактаулы исемнәргә, рәхмәт сүзләренә лаек булды
Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр органы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Иминлек сагында торучы җитмештән артык хезмәткәр муниципаль һәм министрлык дәрәҗәсендәге мактаулы исемнәргә, рәхмәт сүзләренә лаек булды. Элеккеге милиция, хәзерге полиция хезмәткәрләре турында бик күп кинолар төшерелгән. Аларның хезмәтен бик мавыктыргыч, кызыклы һәм көлкеле итеп күрсәтәләр. Ләкин тәртип...
Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр органы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Иминлек сагында торучы җитмештән артык хезмәткәр муниципаль һәм министрлык дәрәҗәсендәге мактаулы исемнәргә, рәхмәт сүзләренә лаек булды.
Элеккеге милиция, хәзерге полиция хезмәткәрләре турында бик күп кинолар төшерелгән. Аларның хезмәтен бик мавыктыргыч, кызыклы һәм көлкеле итеп күрсәтәләр. Ләкин тәртип һәм закон үтәлешен тикшереп торуны үзләренең көндәлек хезмәтенә, хәтта инде тормыш рәвешенә әверелдергән кешеләр үз эшләренең тәмен, михнәтен-рәхәтен бары үзләре генә белә. Россия эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Ринат Билалов та үзенең бәйрәм котлавында әлеге һөнәрнең үтә дә җаваплы булуын ассызыклады.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, үзе дә хокук саклау органнары учреждениеләрендә хезмәт иткән кеше буларак, залга җыелган хезмәткәрләрне, ветераннарны һәм бәйрәм вакытында хезмәт бурычын үтәүчеләрне ихластан котлады.
- Сез бөгелмәлеләрнең тыныч тормышы өчен шәхси өлешегезне кертәсез. Һәр хезмәткәр көн саен үзенең хезмәтендә сайлап алынган һөнәргә тугрылыгын күрсәтә. Ватаныбыз иминлеге хакына башкарган һәр эшегездә уңышлар һәм саулык-сәламәтлек телим сезгә, - диде ул.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа