Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Имамнар йомгак ясады

Бөгелмә районы Сугышлы авылының "Фәрит" мәчетендә имамнар җыелышы узды. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Баулы районы мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов катнаштылар. Җыелышта узган елгы эшләргә йомгак ясалды, алдагы елга планнар билгеләнде. 2015 елның гыйнвары Мәүлид, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә...

Бөгелмә районы Сугышлы авылының "Фәрит" мәчетендә имамнар җыелышы узды.
Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Баулы районы мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов катнаштылар.
Җыелышта узган елгы эшләргә йомгак ясалды, алдагы елга планнар билгеләнде. 2015 елның гыйнвары Мәүлид, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган чаралар белән башланып китәчәк. Шушы ук айда мәчетләрдә балалар лагерьлары эшләячәк. Алдагы елда шулай ук төрле район һәм шәһәрләрнең мөселманнары катнашында волейбол, теннис һәм башка төрле спорт ярышлары уздырырга ният ителә.
Руслан ЙОСЫПОВ.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса